Казанда да  «Зур этнографик диктант» акциясе  узачак
В республике

Казанда да «Зур этнографик диктант» акциясе узачак

Татарстан башкаласы 3–12 ноябрьдә узачак XI Халыкара «Зур этнографик диктант»ка кушылачак. Чара һәркем өчен ачык: яшь, гражданлык, дин тоту яки белем дәрәҗәсе буенча бернинди чикләүләр юк

Казанда диктантта катнашу өчен төрле графиклы дүрт мәйданчык әзерләнгән:

  • 3 ноябрь 10:00 — Үзәк китапханә (Вишневский ур., 10);
  • 4 ноябрь 11:00 — Халыклар дуслыгы йорты (Павлюхин ур., 57);
  • 6 ноябрь 10:00 — Кадышево микрорайонының мәдәният йорты (Зорге ур., 6Б);
  • 10 ноябрь 10:00 — Нагорный бистәсенең мәдәният йорты (Локаторная ур., 25Б).

Инициатива Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган. 

 


Нет комментариев