Казанда, 4 ноябрь көнне, Казан Изге Ана иконасын данлау бәйрәмен үткәрү сәбәпле автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
«Казан Изге Ана иконасын данлау бәйрәме Татарстан башкаласында 4 ноябрьдә узачак һәм иртәнге 7:30 сәгатьтә Казан Кремленең Благовещенск соборында тантаналы молебеннән башланачак», – дип билгеләп үтте оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Сарманов.
Аннан дин тотучылар Благовещенск соборыннан Кремль тирәли һәм Батурин, Карл Маркс, Миславский урамнары буйлап Богородицкий монастыре янына кадәр крест йөреше үткәрәчәк.
Шуңа бәйле рәвештә 7:00 сәгатьтән әлеге маршрут буенча хәрәкәт чикләнәчәк, крест йөреше узган саен чикләү алыначак.
Нет комментариев