Гражданнарны өстәмә кабул итү көне узачак
Район яңалыклары

Гражданнарны өстәмә кабул итү көне узачак

31 октябрь, шимбә көнне, Татарстан халкы Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итә алачак - бу көнне халыкны өстәмә кабул итү оештырыла. Мондый көннәр һәр айның соңгы шимбәсендә даими рәвештә үткәрелә, бу гражданнарның үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне ашыкмыйча һәм уңайлы вакытта хәл итү мөмкинлеге булсын өчен эшләнә.

Өстәмә кабул итү көнендә бүлек белгечләре клиентларга пенсия белән тәэмин итү, пособиеләр билгеләү һәм социаль түләүләр, ана капиталын файдалану һәм дәүләт ярдәменең башка чараларына бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. 

     “Эшләүче гражданнарның, бигрәк тә  стандарт график буенча эшләгән очракта эш көннәрендә клиент хезмәтенә бару мөмкинлеге юк. Һәр ай ахырында өстәмә кабул итү көннәре  нәкъ шул максатны күздә тотып үткәрелә дә. Безнең өчен Татарстан халкының  эштән сорап йөрмичә һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итүне кичектереп тормыйча гына үзләре өчен уңайлы вакытта тиешле хезмәтләрдән файдалана алуы мөһим”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

31 октябрь көнне Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән һәм Түбән Камадагы  клиент хезмәтләре килүчеләрне иртәнге 9:00 дан 15:00 гә кадәр кабул итәчәк. Башка торак пунктларда эш графигында үзгәрешләр булырга мөмкин: кайбер клиент хезмәтләре 12:00 гә,  икенчеләре - 15:00 гә кадәр эшли. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).


Нет комментариев