Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Балыкчылар бәйгесе

20 февраль көнне, Теләче муниципаль районының Ключище авылы күлендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, балык тоту буенча турнир узачак

Теркәлү 8.00 сәгатьтә, ярышлар  9.00 сәгатьтә башлана. Чара 4 сәгать барачак.  

Әлеге ярышларда барлык теләүчеләр катнаша ала, катнашучыларның яше әһәмияткә ия түгел. Ярышларда катнашучы  балык тоту өчен рөхсәт ителгән барлык кирәк-ярактан дә файдаланырга хокуклы.  

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнә:

-тизлек белән бораулау ; 

-иң зур балык;

-иң күп балык тотучы;

 - иң тәҗрибәле балыкчы;

- иң беренче балык тотучы.

Призлы урыннарны алган катнашучылар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнә. Саф һавада уха да  әзерләү планлаштырыла.

Фото: интернеттан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев