«Батыр» спорт комплексында үзәк ял паркын төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары узды
Теләченең ял паркы республика программасының “Җәмәгать территорияләрен төзекләндерү” программасы нигезендә яңартылачак. Шул уңайдан 6 декабрь көнне “Батыр” спорт комплексында җәмәгать тыңлаулары узды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Реновация” архитектура инженер компаниясе архитекторы Павел Хафизов киләчәктә паркның ничек буласын сөйләде. Соңыннан, район халкы да үзенең фикер, тәкъдимнәрен җиткерде. Әниләр ял итү зонасында балалар өчен җиһазларның күбрәк булуын тели. Яшьләр исә җәй аенда фонтан эшләсә яхшы булачак дип дәлилләде. Очрашу барышында паркның һәр зонасында нәрсә урын алачагы җентекләп сөйләшенде. Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов эшләнгән эш сыйфатлы булып, халыкка парк уңайлы, шул ук вакытта заманча булырга тиешлеген искәртте. Архитектор райондашларыбызның барлык уй-фикерләрен язып алды. Проектка өстәмәләр кереп, эшләнгәч, янә халык белән сөйләшүләр узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев