Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Белгеч: Баланың наркотиклар куллануын берничә билге буенча ачыкларга мөмкин

«Беренче чиратта, үз-үзен тотышы, кәефе, аппетиты кискен үзгәрү, өйдән көтмәгәндә чыгып китү, аңлаешсыз кешеләр белән элемтә һәм, мөгаен, уку, аралашу кебек башка өлкәләргә кызыксынуы югалу», — диде Татарстанда балаларның психологик сәламәтлегенә багышланган туры эфир вакытында Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең «Сердәш 129» медицина-психология хезмәте мөдире Юрий Калмыков.

Ул әти-әниләрне балаларына игътибарлырак булырга һәм шундый үзгәрешләрне истә тотарга чакырды.

«Мин аңлаешсыз исереклек турында әйтеп тә тормыйм: исерткеч эчемлек исе юк, ә үз-үзен тотышы адекват түгел. Бу, әлбәттә, борчылуга сәбәп», — дип өстәде Калмыков.

Чыганак: https://tatar-inform

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев