Бер административ эш каралды
Теләче җәмәгать судында Россия Федерация административ хокуклар бозу кодексының 12.8 статьясенең 1 нче бүлеге буенча ГИБДД хезмәте төзегән бер административ эш каралган.
Машина йөртүче, Шәтке авылы кешесе, Нуретдинов Габдулла Голметдин улы (1963 елгы, суд барышында катнашмаган) ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум штрафка тартылган.
Фото: интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев