Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренче сабый туды

Яңа елга аяк баскач районда беренче сабый 8 гыйнвар көнне дөньяга аваз салды - Әхмәтов Руслан белән Зәринәләрнең гаиләсендә көтеп алынган икенче кыз ул.

Олы кызлары Ралинага алты яшь. Бүген гражданлык хәле актларын теркәү секторында  сабыйга тантаналы шартларда исем кушу узды. Гаиләнең әлеге истәлекле көне белән тәбрикләргә  район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та килде. Ул Руслан белән Зәринәгә  Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатын укып күрсәтте, изге теләкләрен җиткерде.  Сабыйлар әти-әниләренең җылы кочагында, наз, кайгырту тоеп бәхетле булып яшәсеннәр!

Эльмира Котдусова.

Бу хакта тулырак район газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев