Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Без иң гүзәл кеше икәнбез...

Һәрберебез бәйрәм алдыннан ниндидер могҗиза көтә. Сабыйлар күңеленә орлык салучы укытучы үзе дә аның артыннан ияреп , бала булып каладыр , мөгаен.

Елдагыча  үткәрелә торган укытучылар көне быел да үз җаена үтеп барган мәлдә , безне , мөгаллимнәрне,  Баландыш авылы мәдәният йортына  дәштеләр. Бинабыз бик матур, үзенә тартып тора, хезмәткәрләре мөлаем елмаеп каршы алдылар. Безнең балачакны искә төшереп пионерлар белән башланган тамаша күз ачып йомганчы үтеп китте, әбиләр әйтмешли, “бер кашык су белән йотарлык” булды. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, аһәңле шигъри юллар безнең күңелләрдә озак сакланыр  әле.

Ә авылыбыз җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Рөстәм Шәмсевәли улының  Баландыш, Урта Мишә авылларында яшәүче укытучыларны аерым- аерым атап мактавы, истәлекле,  бүләк тапшыруы - мәктәбебезгә аерым күчтәнәч. Ике авылның мәдәният һәм китапханә  хезмәткәрләренең  һәрберебезгә аталган  музыкаль сәламнәре мөгаллимнәр  башкарган эшнең мөһимлеген ассызыклады. Без тамаша барышында үзебезне чын мәгьнәсендә кирәкле , гүзәл  кешеләр итеп хис иттек. Тагын сөендергәне шул: бәйрәмгә  зур абруй казанган ветеран укытучыларыбыз Венера Закирова,  Талип һәм Равзалия Аскаровлар, Хәмдия Давлетова, Рузия Исмагилова, Әминә Низамиеваларның килүе. Һаман да сафта хөрмәтле җитәкчебез Йосыф Рәшидович, Гөлфия Хуҗина, Рәсимә Хасаншина, Рушания Зәйнуллиналар  булган коллективта эшләү зур дәрәҗә булса, аларның бу бәйрәмгә килүләре ямь өстенә ямь булды. Мондый матур чараларның башында, әлбәттә, авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Рөстәм Шәмсевәли улы торса, аны тормышка ашыручылар -  Баландыш һәм Урта Мишә авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре (Илсаф Тимербайев, Миләүшә Нәҗипова, Кифая Шәкурова , Гөлфия Мөхәммәтшина,Филүзә һәм Фидаиль Сәгъдиевлар  һәр бәйрәмне җиренә җиткереп, иҗади якын килеп уздыралар.) Безне, укытучыларны, шулай зурлавыгыз, эшебезгә карата ихтирамыгыз, игътибарыгыз  өчен сезгә барлык мөгаллимнәр исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәм. Хезмәтегездә зур уңышлар, шатлык- куанычлар теләп калам.     

Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар   укытучысы -  Әлфирә Заһидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев