Бүген Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Нәсимә апа Мөхәмәтҗанованың туган көне иде
Аны матур бәйрәме белән район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тәбрикләп, теләкләрен җиткерде.
Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Нәсимә апа Мөхәмәтҗановага күз тимәсен, сөбханалла дип карадык. Гомер буе кеше ярдәменә өметләнмәгән Нәсимә апа бар эшне дә үзе эшләргә тырыша. Балаларын олы тормыш юлына очырган Нәсимә апа үз йортында ялгызы гына гомер итә. Балалары, якыннары туып үскән нигезләренә сукмакны өзми.
Э.Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев