Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Борчаклы Яз авылы

Борчаклы Яз авылында 2018 елда 8 кеше яшәсә, 2021 елга анда 3 кеше яши, барысы да пенсионерлар. Авыл 18 гасырның икенче яртысында нигезләнгән.

Авылганың нигезләнүе турында 2 версия бар. Беренче версия буенча Субаш авылыннан керәшен татарлары күчеп утырылар, ә икенче версия буенча  Горохов фамилияле сөргенгә сөрелгән кеше килеп урнашкан. Соңрак бирегә Лаеш өязенең Комаровка авылыннан руслар килеп урнашалар. Шулай ук Мамадыш өязенең Урта Мишә, Никифорово, Чистай өязенең Сосново – Вражск авылы крестьяннары киләләр. Халык арасында таралган өченче версия – биредә халык бик күп мәйданда борчак иккән. Бу версия авылның русча атамасына туры килсә дә, татарча варианты Борчаклы Яз белән берничек бәйләп булмый. 18 гасыр, 19 гасырның беренче яртысында авыл халкы дәүләт крестьяннары булып исәпләнгән. Игенчелек, терлекчелек, умартачылык, яшелчәчелек, бакчачылык белән шогыльләнгәннәр. 1890 елда авылда Вознесенская чиркәве төзелә. Совет елларында чиркәү бинасы мәктәп булып торган, халыкка хезмәт иткән. Баландыш мөстәкыйль совхоз булып оешканнан соң чиркәүне трактор белән тарттырып җимерәләр һәм Баландышка алып кайтып, бозаулар торагы төзиләр. Утызынчы елларны аңлыйбыз, куркытып җимерткәннәр, ә 1980 елларда кем куркыткан? Иман булмаган! Борчаклы Язда 1879 елда земство мәктәбе ачылган, 5 сәүдә ноктасы булган. 1906 елда мәктәбендә 50 бала – 31 малай, 19 кыз укыган. Авылның иң зур вакыты 1908 елда - 741 кеше, ә сугыш алдыннан 1938 елда 501 кеше яшәгән һәм шуның тулы булмаган мәгълүмәт буенча 36 сы Бөек Ватан сугышында ятып кала, ә 38 әйләнеп кайта. Тагын өчесенең язмышын ачыклап булмады. Борчаклы Яздан беренче бөтендонья сугышында 27 кешенең катнашканлыгы билгеле, тик исемлек “З” хәрефендә тукталган иде. Борчаклы Яз авылында халыкка яшәү өчен мөмкинлекләр начар булмаган. Халыкның бер өлеше үзләренең колхозында эшләсә, икенче өлеше үзләрендәге Борчаклы Яз урманчылыгында эшләгән. Авылда мәктәп, кибет, клуб, медицина пункты эшләгән, районда беренчеләрдән булып телефон уздырылган.

Сәлмән Гыйльмиев.

 Фото: https://sobory.ru/photo/198780

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев