Бөтенроссия ачык куркынычсызлык дәресе: сак булырга өйрәнәбез
Район яңалыклары

Бөтенроссия ачык куркынычсызлык дәресе: сак булырга өйрәнәбез

Кичә Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында Бөтенроссия ачык куркынычсызлык культурасы дәресе кысаларында чаралар узды.

Дәрес мөһим датага — ел саен 4 октябрьдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көненә багышланды. Мондый дәресләрнең төп максаты – төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта балаларны үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү. Ачык дәрес кысаларында педагоглар тәрбияләнүчеләр белән танып-белү әңгәмәләре һәм практик дәресләр үткәрде.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мөмкин булган формада балаларга төрле куркыныч сигналлары, шул исәптән «Барысына да игътибар», «Ракета куркынычы», «Пилотсыз куркыныч» һәм «Авиация куркынычы» кебек ашыгыч мәгълүмат төрләренә аерым игътибар бирелде: балаларга гади сүзләр белән бу хәбәрләрнең нәрсә аңлатуын һәм үзеңне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды.


Нет комментариев