Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөтенроссия проектының финал уеннарында катнаштылар

11 - 15 нче февраль көннәрендә, Теләче урта мәктәбе укучылары, Түбән Новгород шәһәрендә «Мини -футбол мәктәпкә» Бөтенроссия проектының финал уеннарында катнаштылар.

Алар төркемнәре белән Саратов командасын 1:1, 1:0 исәбенә,  Киров командасын жиңеп, группада 1 нче чыгып ярым финалда уйнау хокукына ия булдылар. 0:1 исәбе белән Мари- Эл командасына һәм 3-4 урыннар өчен уйнаганда 1:2 исәбе бн Удмуртия командасына жиңелеп лаеклы 4 нче урынны яуладылар. Әлеге ярышта Россиянең иң көчле 14 командасы көч сынашты. Уеннарда катнашырга мөмкинлек биргәннәре өчен, беренче чиратта бик зур рәхмәт, егетләр командасының иң беренче тренерлары мәрхүм Хабиров Артур 
Рөстәм улына (урыннары жәннәттә булсын), балаларны ярышка әзерләүдә зур өлеш керткән футбол тренеры Назмутдинов Ильнар Камиль улына, һәм әлеге балаларны  жыеп, ярышларга алып баручы,  физик тәрбия укытучысы Хакимов Рафиль Рефат  улына. Егетләргә алдагы ярышларда уңышлар телэп калабыз! Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев