23сентябрь көнне, Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә хәйрия ярминкәсе булып узды.
Балалар һәм тәрбияче апалар һәм әниләр пешереп алып килгән камыр ризыклары, салат, кайнатмалар белән сәүдә иттеләр. Ризыклар бик тиз арада сатылып та бетте. Ярминкәдән кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә тотылачак.
Ярминкәгә өлеше кергән Һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!
Нет комментариев