Кишерне ничек сакларга?
Файдалы киңәшләр

Кишерне ничек сакларга?

Иң еш кулланылган алымнарны бер урынга җыйдык.

 Кишерне юарга һәм яхшылап киптерергә кирәк. Чиста, коры кишерләрне полиэтилен пакетларга берәр атнага җитәрлек итеп салып, бәйләргә һәм базга төшерергә. Болай кишер яхшы сакланачак.

Миләш яфрагы кишерне озаграк сакларга ярдәм итә. Ул антибактериаль һәм антисептик үзлеккә ия, инфекцияләр, черек чирләре үрчүдән саклый. Яхшылап киптерелгән кишерне агач әрҗәләргә кипкән миләш да яфрагы белән аралаштырып тутырыгыз. Бер әрҗәгә бер чиләктән артык кишер салмаска кирәк. Кишер +2...+3°С температурада, 85-90 % дымлылык сакланган урында торырга тиеш.

Кишерне туңдыргычта да саклап була. Яхшылап юып, угычтан уыгыз яки саламлап, боҗралап турагыз да пакетларга салып, туңдыргычка куегыз.

Кишерне фатирда да саклап була. Суыткычка тутырып куйсаң, кишер айлар буена саклана. Кишерне яхшылап юыгыз, сөлгегә салып киптерегез. Кишерләрнең баш-башларын кисеп, киселгән урын бераз кипкәнче тотып торыгыз. Кишерне полиэтилен пакетка тутырыгыз да, һавасын чыгарып, яхшылап бәйләп куегыз. Мондый кишерне суыткычның яшелчәләр саклый торган бүлегендә тотыгыз.

Кишерне пакетларга тутырып саклап була. Пластик пакетларга тутыргыз да, башын яхшылап бәйләп куегыз. Артык һаваны кысып чыгарыгыз, яңа һава кермәслек булсын. Вакуумлы пакетлар ышанычлырак булыр. Андый пакет булмаса, гадәти пакет эченнән һаваны тузансуырткыч белән суыртып алыгыз.

 


Нет комментариев