Яшь аналар өчен яңа ярдәм чарасы керә
В республике

Яшь аналар өчен яңа ярдәм чарасы керә

Татарстанда яшь аналар өчен яңа ярдәм чарасы кертергә планлаштыралар. 25 яшькә кадәрге, икенче яки аннан соңгы балалары туган хатын-кызлар 350 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү алачак.

Хәзерге вакытта республика министрлар кабинетының тиешле карары проекты коррупциягә каршы экспертиза стадиясендә. Документ тексты нигезендә, әлеге чара 2032 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Пособиене рәсмиләштерү өчен ике шартны үтәргә кирәк. Алучының РФ бюджет системасы алдында салымнар, җыемнар һәм страховой взнослар буенча бурычлары булырга тиеш түгел. Шулай ук түләүгә гаризаны бала туганнан соң ярты ел дәвамында да бирергә кирәк.

 


Нет комментариев