Кичә Теләче авылы Кооператив урамында «Бала - төп пассажир» акциясе узды.
Әлеге акция пассажир - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга, шулай ук балаларны тотып тору җайланмаларын куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән. Дәүләт автоинспекциясе һәм “БДД” ДБУ бүлекчәсе хезмәткәрләре тәртипле машина йөртүчеләрне ачыклап, машина йөртүчеләргә балаларны дөрес йөртү өчен белешмәләр, ә кечкенә пассажирларга - яктылык кайтаргыч брелоклары тапшырды.
Нет комментариев