Җылы һава торышына карамастан, Татарстанның 21 муниципалитетында җылылык сезоны башланды. Беренче чиратта хастаханәләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм интернатларга җылы бирәләр.
Нормативлар буенча җылытуны уртача тәүлеклек температура плюс 8 градус рәттән биш көн торса бирәләр. Әмма республика халкы җылылык бирүне иртәрәк башлау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ягу сезонына 7643 социаль объект һәм торак йортларның 18 меңнән артык паспорты рәсмиләштерелгән.
Аварияләр очрагында Татарстанда 160 млн сумлык җиһазлар һәм материаллар запасы булдырылган. Резервта гомуми куәте 24 МВт булган сигез мобиль котельный бар.
Нет комментариев