Җир участогы урынына - акча
В республике

Җир участогы урынына - акча

Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир участогы урынына түләүне артты.

Сумманы ел саен индексацияләячәкләр. Татарстанда җир участогы урынына акча сайлаган күпбалалы гаиләләр күбрәк алачак. Түләү 200 мең сумнан 234 321 сумга кадәр арткан. Мондый карарны республиканың Министрлар Кабинеты кабул итте, дип хәбәр иттеләр ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында.

Күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирү программасы республикада 2012 ел азагыннан эшли. Җиргә хокук өч һәм аннан да күбрәк баласы булган, үз муниципалитетында кимендә биш ел яшәүче һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләләргә туры килә. Һәр кешегә 12 дән 18 квадрат метрга кадәр туры килергә тиеш. 

 

 


Нет комментариев