Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөтенроссия спорт уеннарының Татарстан Республикасында региональ этабы

15-17 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә мәктәп спорт клублары арасында, Бөтенроссия спорт уеннарының Татарстан Республикасында региональ этабы үтте.

Биредә Теләче урта мәктәбенең  2010-2011 елгы 16 укучыдан торган, физик тәрбия укытучысы Хакимов Рафиль Рефат улы җитәкчелегендә, “Юность» командасы катнашты. Егет-кызлар барлыгы алты төр спорт уеннарында көч сынашты. “Баскетбол”, Җиңел атлетика”, “Тэг-регби”, “Спорт ориентирлашуы”, “Шахмат”, “Брейн-ринг”.  Бу төр спорт ярышларын  команда зур көч һәм ныклы әзерлек белән үтеп чыга алды. Республиканың иң көчле 14 командасы арасында Теләче урта мәктәбе командасы лаеклы 3 урынны алып грамота һәм дипломнар белән бүләкләнде!  Җиңүче командаларны кичә, 17 март көнне Алабуга шәһәрендә бүләкләделәр. Котлыйбыз! Укучыларга һәм аларны ярышларга әзерләгән Рафил Рефатовичка киләчәк спорт ярышларында да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев