Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүләкләнделәр

22 август көнне район мәдәният йортында узган район мәгариф хезмәткәрләренең август педсоветында бертөркем укытучыларга һәм тәрбиячеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрне ияләренә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф Идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков тапшырды. Хөрмәтле укчылар, сезнең игътибарга бүләкләнүчелә исемлеген тәкъдим итәбез.

Озак еллар дәвамында мәгариф өлкәсендә куйган намуслы хезмәтләре, мәгариф системасы үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәре өчен  Алан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Рәшит кызы Кыямова - Россия Федерацияcе Мәгариф министрлыгының “Мәгариф отличнигы” ведомство билгесе,  Олы Нырсы урта мәктәбенең  физкультура укытучысы Марат Галимҗан улы Гаязов -  Россия Федерацияcе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Җәлил кызы Фәрхуллина, Алан урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әминә Тимергали кызы Сафиуллина - “Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсе отличнигы” мактау билгесе,  Шәтке урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзифә Хәкимҗан кызы Габделхаева, Үзәк авылы балалар бакчасы мөдире Жангалиева Вероника Ивановна -  “Тел, мәдәният һәм традицияләр үсешен саклаганы өчен” күкрәк билгесе, Теләче авылының 2 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы музыка җитәкчесе Зилә Зариф кызы Зәйнетдинова - “Яшь мөгаллим” күкрәк билгесе, Теләче авылының 3 номерлы балалар бакчасы мөдире урынбасары Сафина Елена Васильевна, Шәтке авылы балалар бакчасы мөдире Гөлнирә Минлехан кызы Шәйхиева,  Олы Мәтәскә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Ибраһим кызы Нурмөхәммәтова - Мәгарифтәге хезмәтләре өчен” күкрәк билгесе, Олы Кибәхуҗа авылы балалар бакчасы мөдире Гөлгенә Гатаулла кызы Солтангәрәева, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең технология укытучысы Наилә Дәүләтҗан кызы Мөхәммәдиева,  Олы Мәтәскә авылы балалар бакчасы мөдире Зөлфия Исмәгыйль кызы Әхмәтвәлиева, Иске Җөри урта мәктәбенең технология укытучысы Айрат Шәйдулла улы Зарипов, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе тәрбиячесе Рәсимә Рәхимҗан кызы Нурисламова - “Мактаулы остаз” мактау билгесе белән бүләкләнделәр.

Мәгариф өлкәсендә куйган намуслы хезмәтләре, мәгариф өлкәсе үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәре өчен Теләче авылының 2 номерлы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Нурия Фәрхәт кызы Галимова, Олы Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алия Рафис кызы Сөнгатуллина, Олы Нырсы урта мәктәбенең технология һәм информатика укытучысы Лилия Рәсим кызы Гаязова, районның өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге директоры урынбасары Ләйсән Рәшит кызы Заһидуллина Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән минстрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Мәгариф өлкәсендә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен район мәгариф бүлеге  методисты Г.М. Шөгаепова - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Мәгариф өлкәсендә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен  Шәтке урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сөмбел Юлдаш кызы Мозаффарова, Алан урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Илнур Фәрит улы Низамов, Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Алсу Мәгъсүм кызы Гыйльфанова, Гөлфия Наил кызы Шәяхмәтова, Гүзәл Мәгъсүм кызы Ибраһимова, Баландыш төп мәктәбенең география һәм инглиз теле укытучысы Элеонора Рефат кызы Гыйләҗева,  Теләче урта мәктәбенең физкультура укытучылары - Рафил Рефат улы Хәкимов белән Булат Ринат улы Сәләхиевлар Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев