Быел Корбан бәйрәме 28 июньгә туры килә
Бу көнне республика мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары узачак.
Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку каралган.
Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәгечә узачак:
2.30 – 3.00 – Коръән укылу;
03.00 – 03.30 – гает вәгазе;
03.30 – гает намазы;
03.40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып, дога кылу.
Гает намазыннан соң, гадәттәгечә, махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак. Сүз уңаеннан, быел корбан нисабы күләме – 36 мең сум. Ягъни ихтыяҗларыннан тыш кулында 36 мең сум ирекле акчага ия кеше Корбан бәйрәмендә сарык чалырга тиеш.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/114584/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев