Бу көнне республика мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары узачак. Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку каралган.
Димәк, 2.00 сәгатьтә – иртәнге намаз, 3.00 сәгатьтә гает бәйрәме вәгазе, 3.30 сәгатьтә гает намазы укылачак. Аллаһы Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне, укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылса иде!
Фото: https://www.freepik.com/
Нет комментариев