Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чираттагы киңәшмәдә

Бүген, ягъни 11 ноябрь көнне, Теләче мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе булып үтте.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Гражданнар Оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче районы бүлеге консультанты Илһам Гарипов катнашты һәм чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, иң беренче чиратта, нишләргә кирәклеге  турында сөйләде. Бу өлешчә хәзер илдә хөкем сөргән вәзгыятькә дә бәйле. Ник дигәндә, мәдәният учреждениеләренең күпчелеге, аларның подвал өлеше саклану корылмасы булып тора. Хәзер саклану урыннарын кулланыр өчен чистарту, вентиляция җайланмаларын урнаштыру кебек тәҗел эшләрне башлап җибәрү, гомумән, тәртипкә китерү  зарур. Әлеге уңайдан мәдәният хезмәткәрләреннән зур җаваплылык, активлык һәм оештыру сәләте сорала.

Киңәшмәдә фикер алышуларда Теләче туган якны өйрәнү музее директоры Фаягөл Имамиева, район мәдәният бүлеге методисты Алия Сабирова катнашты. Докладчыларның беренчесе - райондагы мәдәни мирас объектларының әһәмияте, аларның сакланышы турында сөйләсә, икенчесе  - IV нче  “Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы” яшьләр иҗат фестивален үткәрү тәртибе белән таныштырды. Аның зона туры 2023 елда гыйнвар - март айларында авыл мәдәният йортларында, клубларда үткәрү планлаштырылса, Гала-концерты,  25 мартта -  Мәдәният хеезмәткәрләре көнендә, район мәдәният йортында узачак. 

Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов чыкты. Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев