Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Чишмә җырын тыңлап

Авылларыбыз чишмәләрдән башлана. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып агучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Читтә яшәүчеләрнең дә күңелендә челтер-челтер җырлап агучы чишмә туган як белән бәйләүче матур хәтирә булып тора

Туып үскән якларына кайткан бик күпләр дә, иң беренче чишмә сукмагы буйлап атлап, хәтирәләрен барлый. Шунысын да әйтү кирәк, кешегә файда китерә торган теләсә нинди эшне башкару, мәсәлән, күпер, юл салу, агачлар утырту, чишмәкое казу, аларны тәртиптә тоту – болар барысы да саваплы эш санала. Акчаны хәер итеп бирәбез икән, ул бер савап була, ә ялт итеп торган чишмәнең суы беткәнче әҗер-савап килеп торачак. Авылдагы чишмәләр пычранган, ташландык хәлдә икән, димәк, бу җирлектә яшәүчеләрнең күңелләре дә шундый ук хәлдә. Кешенең рухи халәте, иманы шушы дәрәҗәгә төшкән дигән сүз. Чишмәләр – халык байлыгы, без аның суын кулланабыз, шуңа дә күрә чиста тоту, саклау безнең бурыч та булып тора! Урта Мишә авылындагы чишмә бәйрәмендә катнашкач, күңелләр сөенеп кайтты. Баландыш авыл җирлегендә чишмәләргә уңай караш, аларны саклап, тәртиптә тоту кебек изге эш бүген генә башланмаган. Баландышта бик күп чишмәләргә яңа сулыш өргән иделәр. Авылда бик күпләр аның тәмле суын эчеп үскән. Тормыш шартлар яхшырып, йортларга су керсә дә, авыл халкы чишмәгә сукмакны өзмәгән.  Кайчандыр әбиләре артыннан чишмәгә йөргән балалар, хәзер оныклары белән бирегә килә. Авыл халкы, читтә яшәүче якташлар бер фикергә килеп чишмәне төзекләндерергә, матурларга дигән уйга килә. Үзләренең уйларын Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшинга да җиткерәләр. Аларның изге гамәлләрен җитәкче күтәреп ала һәм үзарасалым акчасын да бирегә куллану фикерен җиткерә. Уртак уйлар, фикерләр ярдәмендә чишмә ремонты башлана. Әлеге авылда туып үскән, хәзер башка җирдә яшәүчеләр дә сөенеп элеге эшкә кушыла. Узган ел шулай итеп биредә зур эш кайный. Көннән-көн чишмәгә яңа сулыш өрелә. Чишмә бәйрәмен матур җәй аенда ясарга дип тә уртак фикергә киләләр. Ремонт өчен 494 мең үзарасалым акчасы сарыф ителә, калганына халык булышлык итә. Ә инде төзекләндерү эшләрен шәхси эшмәкәр Алмаз Вәлиуллин сыйфат белән башкарды. Сабантуй бәйрәме алдыннан әлеге авылдан да бүләкләр мулдан җыела. Авыл җирлеге башлыгы бүләкләрне чишмә бәйрәменә калдырырга тәкъдим итә. Корбан бәйрәме алдыннан олысы-кечесе чишмә янындагы аланлыкка җыйналды. Читтә гомер итүче якташлар да кунакка кайткан. Авыл халкының куанычын уртаклашырга район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин да килде. Кызыл тасмалар киселгәч, авыл халкы салкын, татлы чишмә суыннан авыз итте. Милли киемнәрдән апалар чишмә яныннан, гармуннар белән җырлап узулары гына ни тора. Авылдашлар да үзләренең гармуннарын алып бәйрәмгә килгән. Бу көнне гармун моңы бар яланнарга таралды. Бик тә матур, күңелле мизгелләр иде. Изге догалар яңгыраган  очрашу күңелләргә бер төрле рәхәтлек өстәде.  Бар кешенең көче кергәнлектән, урта мишәлеләр чишмәгә “Авылым чишмәсе” дип исем кушкан. Чишмә янында җырлар, күңелле уеннар тынып тормады. Су да ташыдылар, ашлык эченнән  вакытка биш сумлык акча да эзләделәр. Балаларда,  өлкәннәр дә күңел ачты. Күптән күрешмәгән дус, классташ, авылдаш берберсе белән аралашып гамьле әңгәмә корды. “Мишә” дулкыннары фольклор коллективы чарага ямь өстәде. Авылдашлары Дамира Миннебаева әлеге чишмәгә атап шигъри юллар иҗат иткән, Нәкыя Вафина беренче тапкыр әлеге җырны башкарды. Чишмә бәйрәме барышында  авылның иң өлкән яшьтәге кешеләре, өлешчә мобилизация кысаларында хезмәттә булучыларның гаиләләренә дә рәхмәт сүзләре җиткерелеп, истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәмне Гөлфия Мөхәммәтшина, Рәшит Гусамов, Салават Сәгъдиев алып барды. Караширмә авылыннан килгән “Миләшкәй” фольклор ансамбле, Филүзә Сәгъдиева, Язилә Якупова, балаларның чыгышын халык яратып тыңлады. Фаягөл апа Фатхуллинаның хәтирәләрен тыңлап, балачак иленә кайтып килгән кебек булды… Ә менә бәйрәмнең күңелле мизгеле исә, чишмә суыннан кайнатылган самовардан кайнар чәй эчеп, бергәләшеп табын артында пылау белән сыйлану иде.  Биредә дә авылдашларны сагындырган гармун тавышы  яңгырап торды. Шулай итеп чишмә бәйрәме авылдашларны бергә җыйды. Киләсе елга да күрешергә дигән матур ниятьләр белән таралыштылар яланнан. 

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев