Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Чишмәләр - һәрвакыт игътибар үзәгендә

29 гыйнвар көнне Айдар авылы мәдәният йортында “Халык җыены” булып үтте. Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасары Айрат Фатхуллин катнашында узган җыенда Айдар авыл җирлегенең 2023 елдагы эшчәнлеге һәм 2024 елга булган планнар белән җирлек башлыгы Хәйрулла Хәсәншин таныштырды.

Ул белдергәнчә, бүген авыл җирлеген Айдар, Субаш, Борчаклы Яз авыллары тәшкил итә. Җирлектә җәмгысы 446 кеше яши. Былтыр бер сабый дөньяга килсә җиде кеше бакый дөньяга күчкән.  Бүген җирлектә яшәүче халыкның тормыш-көнкүреше яхшы, авыллар үзләренең төзеклеге, матурлыгы белән җәлеп итә. Соңгы елларда үзләренең пай җирләрен рәсмиләштереп печән, иген игүчеләр саны сизелерлек арткан, арада өчәр-дүртәр сыер,  күпләп кош-корт, ат асраучылар, умарта тотып яхшы керем алучы хуҗалыклар бар икән. Җирлектә терлек асрап яшәүчеләр тарафыннан 211 тонна сөт, 96 тонна ит җитештерелгән. Бүген җирлек дәүләткүләм әһәмияткә ия булган мәсьәлә белән хуҗалары үлгәннән соң рәсмиләштерелмәгән йортҗирләрне тәртипкә китерү максаты белән яши. Җирлектә әлегә шундый 75 җир участогы, 15 корылма бар. 

Җирлектә барлык салымнар җыю үтәлеше 102% тәшкил иткән.  Әлеге үтәлештә үзара салым җыю мәсьәләсе аерым урын алып тора. Мисал өчен, 2022 елның 29 октябрендә үткәрелгән җыен нәтиҗәләре буенча 2023 елда җирлек буенча 182 мең сум акча җыелып, аңа дәүләт тарафыннан өстәп бирелгән 728 мең сум акча җирлектәге авыл юлларын, чишмәләрне төзекләдерүгә, үзәк урамнарга видеокүзәтү җайланмасы урнаштырырга, кышкы чорда урамнарны кардан чистартуга тотылган. 2023 елның 4 ноябрендә дә җирлектә үзара салым җыю буенча җыен үткәрелгән.  Фаразлаулар буенча халыктан барлыгы 174 мең сум акча җыелып, аңа 696 мең сум дәүләт ярдәме өстәлергә тиеш. Әлеге җирлектә яшәүчеләр, бу акчаларга авыл урамнарын, урам утларын, Айдар һәм Субаш авылларында Сабантуй үткәрү урыннарын төзекләндерергә, кышкы айларда авыл юлларын кардан чистартуга тотарга планлаштыралар.

Бу турыда тулырак «Теләче» район газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев