Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чисталыкны саклыйк

Милли бәйрәм – Сабантуйга да санаулы гына көннәр калды. Ел буе көтеп алган бәйрәмне оештыру эшләре инде күптән башланды. Бүгенге көндә Сабантуй узачак мәйдан һәм аның территориясен җыештыру, буяу эшләре башкарыла.

Шулай ук, бу көннәрдә бар халык диярлек йорт яны территорияләрен тәртипкә китерә: үләнен чаба, коймалар яңарта һәм буйый, ягъни туган авылларын төзекләндерүгә шәхси өлеш кертә. Кызганычка каршы, барысы да башка кеше хезмәтенең кадерен белми, табигатькә саксыз караш, кешеләрнең культурасызлыгының күп мисаллары бар, шуның нәтиҗәсендә табигатьнең иң матур почмаклары чүплеккә әверелә... Ничек кенә аяныч булмасын, әмма бу, чыннан да, шулай. 

Урамнарда чүп контейнерлары урнаштырылган, чүп-чарны пакетка салырга һәм аларга кадәр илтергә генә кирәк.
Шул уңайдан райондашларыбызга  мөрәҗәгать итәсе килә: иң мөһим кагыйдәне хәтерегездә тотыгыз - йорт яныгыз яки табигатькә ял итәргә барганда, тукталган урыныгыз үзегездән соң чиста һәм ял өчен башка кешеләрне җәлеп итә торган булсын иде. 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев