Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чыршы бәйрәме үткәрелде

27 декабрь көнне район мәдәният йортында Украинада махсус операциядә булган һәм контракт нигезендә хезмәт итүче райондашларыбызның җиде яшькәчә булган балалары өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, җиде яшьтән өлкәнрәк булган балалар берничә көн алда Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Чыршы бәйрәмендә катнаштылар. 

Бәйрәмгә килгән балаларны һәм аларның әниләрен, әбиләрен, Кыш бабай белән Кар кызы һәм башка әкият геройлары белән берлектә, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та тәбрикләде. Бу көнне балалар әкият геройларына, волонтерларга ияреп ихластан күңел ачты. Алар Кыш бабай белән Кар кызына алдан өйрәнеп куйган шигырьләрен сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Кыш бабай белән Кар кызы аларның берсен дә бүләксез, күчтәнәчсез калдырмады.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев