Дилбәр апа Габдрахманова 90 яшьлек юбилеен каршылады
Бүген, 9 март көнне Алан авылында яшәүче Дилбәр апа Габдрахманова 90 яшьлек юбилеен каршылады. Ул район администрациясе, район социаль яклау бүлеге, Алан авыл җирлеге, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте һәм балалары тарафыннан тәбрикләүләр кабул итте.
- Авырлыкны бик күп күрдек. Бар гомеребез хезмәттә узды. Без күргәннәрне күрергә язмасын. Ләкин һаман яшибез әле. Әле гомерләребез булсын, - диде җор телле юбиляр әби.
Әйе, тормышның ачысын, михнәтен кичергәнсез, әле рәхәт тормышларда да яшәргә язсын, Дилбәр апа! Балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз да, һичшиксез, бу теләккә кушыладыр.
Алинә Шәмәрданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев