Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дөресе ничек була?

Корбанны Аллаһ ризалыгы өчен чалалар дип беләм. Вафат булган һәм исән кешегә атап та корбан чалганнарын ишеткәнем бар. Гомумән, корбан чалуның тәртибен аңлатып китсәгез иде. Дөресе ничек була? Сауш авылы имамы Марат Сәйфетдиновның җавабы:

Мөмкинчелеге булган мөселман кеше өчен Корбан гаете көннәрендә Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу тиешле. Гаилә башлыгы үзе һәм гаиләсе исеменнән бер корбан чалса, әҗере бөтен гаилә әһелләренә дә була. Иманлы хәлдә вафат булган туганына файда китерергә теләгән кеше шул якын кешесе исеменнән дә корбан чала ала. Ләкин бу очракта ике корбан чаласы була: берсе үз исеменнән, икенчесе вафат булган кеше исеменнән. - Хәзер корбан ашларын туган көн итеп үткәрә башладылар. Хәтта бер ашта өч кешенең туган көне була. Ә бит туган көнгә буш кул белән бармыйсың. Хәер, ашына да күчтәнәчен алып барасың анысы. Ул өстәлләрдә нәрсә генә булмый. Аннан син куркып кайтасың инде, мин болай ук булдыра алырмынмы дип. Аш үткәрү дә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булырга тиештер инде. Туган көн белән бәйләп үткәрү дөрес буламы? - Корбан ите өч өлешкә бүленә. Хәдисләрдә килгәнчә: бер өлеше үзеңнең гаиләңә, бер өлеше кешеләрне сыйларга, бер өлеше мохтаҗларга. Кешеләрне сыйларга диелгән өлешне кулланып корбан ашы үткәргәндә кешенең туган көненә туры килергә дә мөмкин. Бәлки хәмер эчеп, гөнаһлы гамәлләр белән туган көн үткәргәнче, бу күпкә хәерлерәк булыр. Ә инде Коръән ашына табын әзерләүгә килгәндә, табын мул булсын дип үзеңә зур авырлыклар тудырырга кирәкми. Чөнки Коръән мәҗлесенең максаты кешедән калышмыйм дип табын әзерләүдә ярышу түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү булырга тиеш.

Алинә Шәмәрданова.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев