Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Егетләрне котлыйбыз!

Кукмара районы Янил урта мәктәбе базасында 2008-2010, 2011-2013, 2014 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмер егетләр арасында «Вахит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте призларына көрәш буенча ачык районара турнир булып узды.

 Әлеге ярышларда Арча, Балтач, Теләче, Лаеш, Кукмара районнарыннан көрәшче егетләр катнашты. Теләче спорт мәктәбе егетләре дә Шәйхетдинов А.Р. улы җитәкчелегендә көрәш ярышларында уңышлы чыгыш ясап кайтты.
2011- 2013 нче елгы көрәшчеләр арасында:
- 30 кг кадәр үлчәү авырлыгында Әскәров Самат (Теләче урта мәктәбе) - 2 урын;
2014 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында:
- 50 кг.югары үлчәү авырлыгында Мараков Ильяс (Теләче урта мәктәбе) - 3 урын;
2008-2010 нчы елгы егетләр арасында:
- 55 кг.үлчәү авырлыгында Мусин Азат (Теләче урта мәктәбе) - 3 урын.
Тренерлары - Шәйхетдинов Азат Рамазан улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев