Үсеп килүче буынга рухи-патриотик тәрбия бирү максатыннан, «Алдынгылар хәрәкәте» остазлары һәм яшь армиячеләр активистлары Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларга танып-белү экскурсиясе үткәрде.
Тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлне карадылар. Остазлар балаларга сугыш, һәм якташ катнашкан каһарманнарыбыз турында сөйләделәр.

Нет комментариев