«Ел укытучысы -2025» Бөтенроссия конкурсының зона этабында
2025 елның 6 нчы, 7нче февраль көннәрендә Кукмара шәһәрендә «Ел укытучысы -2025» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.
«Ел укытучысы» номинациясендә безнең районны 2 педагог тәкъдим итте: Сәләхиева Гөлназ Раиф кызы, Теләче муниципаль районы Үзәк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы, Галимханова Гөлназ Рәфкать кызы, Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы.
«Педагогик дебют» номинациясендә Үзәк урта мәктәбенең математика укытучысы Алексеев Артур Олегович. "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Люция Марат кызы катнашты.
Педагоглар ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр.
Нәтиҗәләр март аенда игълан ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев