Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Елдагыча гражданнарның салым түләү чоры бара

Салым кәгазьләре почта белән этаплап салым түләүчеләргә җиткерелде.

Салым хезмәте порталында теркәлгән гражданнарга түләү кәгазьләре электрон  рәвештэ  «Шәхси кабинет»ларына   җибәрелде.          Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтының салым түләүченең шәхси кабинеты аша, банкларның мобиль кушымталары аша дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталлары аша онлайн-режимда, түләү кәгазьләре  белән банк һәм почта бүлекчәләрендә  түләп  була.

Салым түләү турында кәгазь берничә очракта почта аша    килмәскә мөмкин. Әйтеп узылганча салым  түләүченең шәхси кабинеты булган очракта,  шулай ук  салым түләүдә ташламалар бирелеп, салым исәпләнмәгәндә  һәм   салым күләме 300 сумнан ким булганда. Калган очракларда салым түләүчегә яшәү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Физик   затларның   2023 ел өчен исәпләнгән җир салымы, транспорт салымы,  мөлкәт  салымы   түләх вакыты  - 2024 елның 2 декабре.  Вакытында түләнмәгән салымнарга пеня исәпләнә, мәҗбүри түләттерү чаралары кулланыла, шулай ук субсидия бирү туктатылырга мөмкин. Димәк,  салым түләү бурычларын вакытында башкарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев