Елның тәүге утырышында
Бүген район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә биредә эшләп килүче «Йөзек кашы» әдәбият - сәнгать берлшәмәсенең чираттагы (быелгысы тәүге) утырышы булып үтте.
Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Ризидә Дәүлиева җитәкчелегендә узган утырышта Берләшмәнең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, кяңа елга бурычлар билгеләнде. Шунысы игьтибарга лаек, быел берләшмәнең оешуына – 30, Теләче районының яңадан торгызылуына – 35 ел тула. Шуңа да, әлеге күркәм даталарны лаеклы каршылау бурычы куелды.
Чарада мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов та катнашты һәм райондашларыбызга үзенең уй-фикерләрен җиткерде. Мул ризыклы табын артында узган очрашуда рйоныбызда яшәп иҗат итүче шагыйрь – шагыйрәләребез Илһам Якупов, Сиринә Гатиятова, Дамира Миңнебаеваларның фикерләре тыңланды.
Сүз уңаеннан, Илһам Якупов иҗат иткән җырларның «Болгар радиосы»нда «Туган тел» телеканалларында һәм «Татар җыры» фестивалендә лауреат булуы билгеләп үтелде. Мисал өчен, «Очраттым да сине юлларымда» (Айдар Тимербаев көе), «Яшик әле» (Марат Гайсин көе) һәм «Гөрләтеп яшиселәр бар» (Айдар Тимербаев көе) «Болгар радиосы» премиясенә лаек булса, « Гөрләтеп яшиселәр бар әле» җыры «Татар җыры» фестивалендә лауреат исемен яулады. «Яшик әле» җыры «Туган тел» телеканалы үткәргән җыр бәйгесендә җиңүче булды. Талантлы якташыбызны нәтиҗәле эшләре белән ихлас котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев