Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестиваленең гала концерты узды

10 мартта Балтач мәдәният йортында «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2024» эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестиваленең гала концерты узды.

Чарада, талантларыбыз белән беррәттән,  Теләче муниципаль район башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы да катнашты.

Гала концертта Балалар сәнгать мәктәбенендә эшләп килүче “Чулпан” хореография коллективының  “Әкият” группасы (җитәкчеләре Әхмәтова З.Р. һәм Трофимова Л.М.)  һәм  “Конферанс” номинациясендә  Балыклы авылыннан Кәримов Сәед (җитәкчесе Туктамышева Ә.Х.) Фестивальнең махсус бүләген алуга ирештеләр.

 “Чулпан” хореография коллективының урта яшь төркеме  (җитәкчеләре Әхмәтова З.Р. һәм Трофимова Л.М.),   Балалар иҗат үзәгенең  “Сюрприз” бию төркеме  (”Василек” группасы, җитәкчесе Баева З.Р.), аерым җырчыларыбыздан О.Мәтәскә урта мәктәбеннән Исламов Ильһам (җитәкчесе Нигъмәтҗанов Б.М.), Нигъмәтҗанов Данис 2 урын һәм Нигъмәтҗанов Данияр  - 1 урынга  (җитәкчеләре Поташова А.Б.) лаек булып,  Фествиальнең алдагы турында катнашу  хокукына ия булдылар.

Талантлы дусларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга чын күңедән Казан каласында уңышлы чыгыш ясауларын, киләчәктә  фестивальдә яшь катнашучылырның энергиясе, республика һәм ил иминлеге өчен иҗади энергиягә әверелүен, ә фестивальне оештыручыларга иҗади идеяләр һәм аларның тормышка ашырылуын телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев