Ике казанлы мигрантлар белән ялган хезмәт килешүләре төзегән
В республике

Ике казанлы мигрантлар белән ялган хезмәт килешүләре төзегән

Республика башкаласында ике җирле кешенең «бизнесын» кистеләр — алар мигрантлар өчен ялган хезмәт килешүләре төзегән һәм аларны саткан. Бу хакта Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шикләнелүчеләр үз гамәлләре белән чит ил гражданнарының Россиягә законсыз миграциясенә ярдәм иткән.

Тиешле җинаять эше кузгатылды.

Элегрәк республика Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе бүлеге башлыгы Әнвәр Кәримов чит ил кешеләренең Татарстанда наркоситуациягә сизелерлек йогынты ясамавын белдергән иде. Шулай да ведомствода мигрантлар «еш кына» тыелган матдәләрнең законсыз әйләнешендә катнаша дип аныклыйлар.


Нет комментариев