Казанда игъланнарның онлайн-мәйданчыкларының берсендә Мәскәүдән гадәти булмаган лот-һава табылган. Сатучы аны 200 сумга бәяләгән һәм сатып алучыларга «өйдән чыкмыйча гына башкала атмосферасын суларга»тәкъдим итә.
Тасвирламада күрсәтелгәнчә: бөтен кешенең дә Мәскәүгә барып кайту мөмкинлеге юк, шуңа күрә мондый сувенир оригиналь бүләк була ала.
Казан сатучысы — болай итеп акча эшләргә карар кылган бердәнбер кеше түгел икән. Түбән Новгородта да охшаш тәкъдим барлыкка килде:10×7 см зурлыктагы кечкенә пакетиклар, имеш Кытайның Дунгуань шәһәреннән китерелгән һава. Бер пакет 30 сум тора, җидедән җыелма — 200 сум.
Нет комментариев