Бүген иртән социаль челтәрләрдә Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе пациентларын һәм персоналын эвакуацияләү турында мәгълүмат пәйда булды. «Татар-информ» га медицина учреждениесе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, моның сәбәбе мина кую куркынычы турында аноним хәбәрләр булган.
Тикшерүдән һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан раслау алганнан соң хастаханә штатлы эш режимына кайтты. Янау расланмады.
Нет комментариев