Казанда «ЭКОлидер» конкурсы старт алды
В республике

Казанда «ЭКОлидер» конкурсы старт алды

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады. Катнашучылардан эшләр 2026 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.

Конкурсның юнәлешләре арасында – су ресурсларын һәм атмосфера һавасын саклау, калдыклар белән эш итү, экологик иминлек, муниципаль Экологик проектлар һәм педагогик практикалар. Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен телесюжетлар, радиоматериаллар, электрон һәм басма матбугаттагы мәкаләләр, шулай ук экоблогерлар һәм видеографлар эшләре өчен номинацияләр каралган.

Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр электрон почта аша кабул ителә: Eco.pros@tatar.ru  яки ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында түбәндәге адрес буенча: Казан, Павлюхин ур., 75.

 

 


Нет комментариев