20-26 август көннәрендә Казанда New Wave Hall сәхнәсендә 50гә якын йолдыз чыгыш ясады.
Җиде көн эчендә вакыйга турында матбугат, телеэфирлар һәм интернетта 48 мең басма чыккан. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, фестиваль шәһәр өчен көчле реклама булган. «Без үзебез дә тыңларга, җырларга яратабыз, ләкин минем өчен, мэр буларак, иң мөһиме — бу безнең башкалабызның һәм республикабызның чираттагы рекламасы», — диде ул.
Метшин телевизион рейтингларга аерым игътибар бирде. Раймонд Паулсның 90 еллыгына багышланган кичке концерт «Россия» каналында 19,1 рейтинг күрсәткән. Фестивальне уздыру, Метшин фикеренчә, узган ел 5 млн кешегә җиткән туристлар агымының үсүенә тәэсир итәчәк.
Нет комментариев