Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бәйрәмең белән , Укытучым!

Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлназ Шарипова иҗаты

Укытучым,Сезнең биргән белем,

Ярдәм итте миңа тормышта.

Мин үзем дә хәзер укытучы,

Рәхмәтлемен бүген язмышка.

Укытучым,Сезнең назлы караш,

Юлдаш булды мина һәрвакыт.

Күпме еллар инде узсалар да,

Искә алам Сезне яратып.

Сезнең биргән төпле киңәшегез,

Юлдашым ул барыр юлымда.

Һәр сүзегез йөрәгемә дәва,

Горурланам Сезгэ карыйм да.

Балагыздай безне якын  күреп,

Назыгызны бездән кызганмый.

Төпле белем биргән буын бит Сез,

Авырлыкларга да карамый.

Күпме сабыйга Сез белем биргән,

Тормыш юлларына озаткан.

Чәчегезгә күптән ак бәс кунган,

Сәламәтлек инде какшаган.

Мин баш иям Сезнең каршыгызда,

Изге теләкләрдә каламын.

ӘНИ белэн  УКЫТУЧЫ сүзен,

Баш хәрефләр белән язамын!

Үз мәктәбемдә мин укытучы,

Бәхетемне мин монда таптым.

Сездэн алган белем орлыкларын,

Балаларның күңеленә салдым.

Бәйрәмегез белән котлыйм Сезне,

Бәхетләрнең телим олысын.

Сез булырсыз минем йөрәгемдә.

Сез бит минем -Укытучым!

***********************************************************

Авыл йоклый,инде төн уртасы,

Эштән арган, халык ял итә.

Тик бер йорттан, авыл читендәге,

Тәрәзәдән  ут сирпелеп китә.

Укытучы йорты,күптән таныш,

Төне буе анда ут яна.

Өй эшләрен тәмам итеп кенә,

Кулларына китабын ала.

Дәфтәрләрен кабат барлап чыга,

Аларны ул кат-кат тикшерә.

Ә иптәшкә,әнә урам яктан,

Җил сызгыруы гына ишетелә.

Дәрес планнарын төзи,яза,сыза,

Керер диеп завуч дәрескә.

Тикшерүе дә аның ерак йөрми,

Әзер булу кирәк һәр иртә.

Үз баласына вакыты  да калмый,

Ашавы да хәтта онытыла.

Соң бит инде,ял ит,таң ата дип,

Иң башына ире кагыла .

Кирәк түгел аңа дан-шөһрәт,

Исе китми аның мактауга.

Укытучы өчен бәхет,укучысы,

Юлын тапса шушы тормышта.

***************************************

Укытучым,укытучым,

Күпме мәгънә салынган бу сүзгә.

Мәктәп чорым инде бик еракта,

Ә Сез минем  йөрәк түрендә.

Укытучым,укытучым,

Сез бит маяк барыр юлымда.

Һәр балага ныклы белем биреп,

Озатасыз тормыш юлына.

Һәр туган көн шатлык бүләк итсен,

Берне генә түгел,йөз итеп.

Белем дигән могҗизалы ишек,

Сезнең өчен ачылсын киң итеп.

Сезгә телим ныклы сәламәтлек,

Эшегездә бары уңышлар.

Безнең апа, безнең абый диеп,

Якын итеп дәшсен укучылар.

Гайлэ тигезлеге телим Сезгә,

Һәрчак тыныч булсын күңелегез.

Хезмәтенә күрә хөрмәтле дә булсын,

Сайлап алган шушы һөнәрегез.

Уку елы булсын гел унышлы,

Сафларыгыз сирәгәймәсен.

Бәйрәм белән котлап һәммәгезне,

Теләкләрне юллыйм изгесен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев