Фермер хуҗалыкларда булдылар
Бүген иртәнге сәгатьләрдә муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, «Низамов М.Х.» һәм «Әхмәтова Г.Ф.» крестьян -фермер хуҗалыклары кырларында булып игеннәрне тәрбияләү, терлек азыгы әзерләү эшенең барышы белән таныштылар.
Аларны кырларда хуҗалыкларның җитәкчеләре Марат Низамов белән Нияз Хәйрулин озата йөрде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсеннән 12 июль иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, күпъеллык мәйданнарның 1900 гектары (26%) теземнәргә салынган. Шуның 600 гектары – печәнгә, 1200 гектары – сенажга, калганы яшел массага чабылган. Хәзер район буенча 900 тонна печән, 7 мең тонна сенаж салынган.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев