Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Фестиваль - бәйге бара

Картлар йорты… Әлеге сүзтезмәне ишетүгә күңелне чиксез тирән сагыш биләп ала. Әйе, җиңел язмышлы кешеләр тәрбияләнми биредә. Өстәвенә, төрлесе - төрле яшьтә, төрлесе - төрле җирдән һәм төрлесендә төрле холык… 14 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында Олы Мәтәскә авылы үзешчәннәре тарафыннан күрсәтелгән Гөлшат Мөхәммәдшинаның “Пар аккош” пьесасында вакыйгалар нәкъ менә картлар йортында бара.

Тамашачыларга әлеге драматик әсәрне каравы җиңел булмады. Шул исәптән үземә дә. Персонажларның берсе Маһинур ачыргаланганча, биредә тәрбияләнүчеләрнең күбесе күңеленнән: “Кайда минем ялгышым?” дигән сорауга җавап эзлидер… Керфекләрне вакыт - вакыт яшь тамчылары биләп алды. Иллә дә тәэсирле булды. Димәк, рольләрне башкарган үзешчән  артистлар үз масатларына ирешкән, начар уйнамаган. Алар: Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты директоры, республикабызның Атказанган мәдәният хезмәткәре, әсәрне сәхнәгә куючы  Гөлнур Гыймранова (Асия), Илһамия Шәрипова (Маһинур), Азалия Закирова (Алинә),  Лилия Закирова (Кадрия), Тәслимә Имамиева (Маһинурның кызы), Сөмбел Камалиева (Чулпан), Алмазия Ваәлиуллина (баш табибә), Илсия Вәлиуллина (Кадриянең кызы) Гөлүсә Якупова (Саимә), Гөлнара Шаһабиева (Суфия) Тамашачы үзләренә күз яшьләре аша кул чапты, чәчәкләргә күмде. Шунысы сөенечле, азактан, картлар йортында тәрбияләнгән Асияне дә, Маһинурны да, Кадрияне дә балалары алып китә.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев