Фестиваль - бәйге старт алды
Район яңалыклары

Фестиваль - бәйге старт алды

Кичә районда “Бай мираслы Теләчем” дип исемләнгән сәнгать фестивале - бәйгесе старт алды.

Ул быелның  1 сентябрендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе  тарафыннан игълан ителгән 106  номерлы карар нигезендәТеләче районының яңадын торгызылуына 35 ел тулуга багышлап үткәрелә. Аның беренчеләрдән булып, Олы Мишә авыл җирлегендә яшәүче үзешчәннәр башлап җибәрде. Шунысы сөенечле, тәүге концерт тамашачы белән тулы залда, оешкан төстә, бик матур концерт номерлары белән үтте. Концертта әлеге төбәкнең олысы да, кечесе дә актив катнашты, уртак матур хезмәткә үз өлешен кертеп калырга тырышты. 
 
Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Нет комментариев