Казанда ҖЧҖнең 40 яшьлек директорын түләүләрнең хокуксыз әйләнеше өчен хөкем итәчәкләр. Тикшерү версиясе буенча, хатын-кыз 2021 елның гыйнварыннан 2023 елның сентябренә кадәр оешманың исәп-хисап счетларыннан башка ике фирманың исәп-хисап счетларына 349 миллион сумнан артык акча күчерү турында ялган күрсәтмәләр әзерләгән.
Шул ук вакытта ул документларда түләүләрнең нигезләре һәм суммалары турында алдан ук ялган мәгълүматлар күрсәткән, дип хәбәр иттеләр Татарстан прокуратурасында.
Җинаять эшен тикшерү барышында дәүләт бюджетына 12 миллион сум кайтарылган, 14 миллион сумнан артык бәяле милеккә арест салынган. Җинаять эше асылы буенча карау өчен Казанның Совет районы судына җибәрелгән.
Нет комментариев