12 һәм 26 ноябрь көннәрендә Теләче районы МФЦ бинасында (Теләче авылы, Фатыйх Хөсни ур., 6 йорт) «Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге» Саба филиалы юрисконсульты тарафыннан кулланучылар кабул ителәчәк.
Кабул итүдә сез Кулланучылар хокукларын яклау, норматив таләпләрне аңлату, мөрәҗәгатьләр бирү тәртибе һәм белгеч компетенциясендәге башка хокукый мәсьәләләр буенча консультация ала аласыз.
Шулай ук Кулланучылар «Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология Үзәге»нең Саба филиалына мөрәҗәгать итә алалар:
• шәхсән түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы ш. т. б., Тукай ур., 6 й.;
• яки (84362)2-44-90 номерына телефон аша
Нет комментариев