Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
В республике

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Казанның барлык районнарында 7 ноябрьдә кабат көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак, продукцияне 14 мәйданчыкта сатачаклар.

Сатуга яшелчәләр, ит эшләнмәләре, шулай ук ярдәмче хуҗалык өчен товарлар тәкъдим ителәчәк, шул ук вакытта бәяләр социаль юнәлешле итеп билгеләнәчәк: ваклап сатуга караганда уртача 10% ка түбәнрәк. Сатуга продуктларны Татарстан районнарыннан һәм республиканың агросәнәгать комплексы предприятиеләреннән тәкъдим итәчәкләр.

Ярминкәләр 6:00 дән 13:00 гә кадәр узачак. Мәйданчыкларда ветеринария-санитария шартларын тикшерәчәкләр, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр.


Нет комментариев