«Гармунчы булсын ярың!» проекты - Теләче сәхнәсендә!
Күпләр беләдер, узган елның ноябрь аеннан башлап, авыл мәдәният йортларында, клубларда «Гармунчы булсын ярың!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль проект эшләп килде.
Әлеге проект кысаларында районыбыз гармунчылары һәм үзешчән сәнгать осталары хәйрия концерты күрсәттеләр. Концерттан җыелган иганә акчалары Украинада махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызга гуманитар ярдәм буларак җибәрелде. Сәнгатькәрләребез тарафыннан 300 мең сумнан артык гуманитар ярдәм акчасы җыелган.
Теләче мәдәният йортында унтугызынчы концертта егермедән артык гармунчы, дистәгә якын үзешчән җырчы катнашты. Араларында Айдар Фәтхетдинов, Руслан Кабиров кебек профессиональ җырчылар да бар иде.
Концертны тамашачы бик җылы кабул итте, яраткан артистларын алкышлардан өзмәде. Азактан сәхнәгә күтәрелгән мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов үзешчәннәргә игелекле хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев