Газ белән сак бул!
Хөрмәтле райондашлар! Зәңгәр ягулык кулланучы абонентлар! Алдыбызда җәй айлары, мәктәп укучыларының каникуллары, яллары, әби-бабайга кунакка кайту чорлары. Ямьле җәйне матур итеп, хәвеф-хәтәрсез үткәрү безнең үзебездән тора.
Балалар өйләрдә үзләре генә калганда, газ җиһазлары белән шаярмаска, краннарын ачмаска-япмаска икәнен кат-кат аңлатырга, төшендерергә кирәк. Күпләребез җәйге айларда котелларны сүндереп куя. Көннәр бераз салкынайтса (бигрәк тә яшь балалы гаиләләр) газ мичләрен кабат кабыза. Газ плитәләре дә кайнатмалар, витаминлы ризык әзерләү сәбәпле, кышка караганда да күбрәк кулланыла. Җәйнең тагын бер матур мизгеле – милли бәйрәмебез Сабантуй бәйрәмнәре. Өйдән чыгып киткәндә газ җиһазлары краннарының ябыклыгын яңадан бер кабат тикшерү зарур. Шушы гади генә, ләкин зур хәвеф-хәтәрдән сакларга ярдәм итүче киңәшләрне истә тотып, җаваплылык хисен югалтмыйча, газ ягулыгы белән сак эш итеп, дөрес файдаланып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк, җәйләребез якты, шатлыклы, файдалы булыр! Җәй айлары һәммәгезгә саулык-сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы алып килсен! Илләребез тыныч, табыннарыбыз мул булсын! Якыннарыбызга, әйләнә-тирәбезгә ихтибарлы, ихтирамлы булып яшик!
Онытмагыз!
• Ягу сезонында газчылар тикшерү үткәргәндә табылган кимчелекләрне, төтен-вентиляция каналларын ремонтлауны җәй айларында эшләргә.
• Газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен эшләтү катгый тыела. Аш бүлмэсе, ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава алу өчен форточкалар ачык булу мәҗбүри.
• Газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерәбез, төтенвентеляция юлларының төзеклеген, аларның чиста, тыгылмаган булуларын карарга кирәк. Төтен һәм вентеляция каналларындагы суыру көчен даими тикшереп торырга кирәк.
• Газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, төзек булмаган автоматикасыз файдалану, завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне реконструкцияләү очракларына юл куелмаска тиеш.
• Вентеляция каналларын каплап, томалап кую катгый тыела.
• Газ приборы эшләмәгән яки газ исе сизелгән очракта, кранны ябарга, булмәне җилләтергә һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып Сабагаз идарәсенен авария диспетчерлык хезмәтенә 2-32-04 номерына шалтыратуыгыз сорала.
Газ хуҗалыгы белгечләре белән киңәшләшеп, махсус оешмаларга мөрәҗагать итеп үз хуҗалыкларында табигый газ, сөрем газын билгеләүче һәм сигнал ярдәмендә кисәтүче приборны урнаштыруны планлаштырсак бик урынлы булыр иде.
Район газ идарәсе
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев